«Чишмә» үзәгендә мәгълүмати тренинг уздырдылар

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Адилә Кашапова балигъ булмаганнар белән «Буллинг: эзәрлекләүдә ничек нык торырга» дигән темага мәгълүмати тренинг үткәрде. Чара яшүсмерләрдә толерантлык хисен арттыруга юнәлдерелгән.

Белгеч сүзләренчә, эзәрлекләүләр белән көрәшүнең иң яхшы ысулы – балалар арасындагы конфликтларны профилактикалау. Дәрес барышында балалар мәктәптә җәберләүнең нәрсә икәнлеге, буллингда кемнәр катнашуы, аның нәтиҗәләре һәм иң мөһиме – балалар коллективында җәберләүне ничек җиңәргә икәнлеге турында фикер алыштылар.

Чарада катнашучыларның барысына да коллективта конфликтлы хәлләрне хәл итү турында белешмәләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International