ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында ком терапиясе дәресләре актив үткәрелә. Чираттагы шәхси дәресне социаль тернәкләндерү буенча белгеч Татьяна Стригачева 91 яшьлек Фәрит Гафиятуллин белән үткәрде. Аның җитәкчелегендә бабай комда рәсем ясады, аны бер кулыннан икенчесенә күчерде, хайван сыннары ярдәмендә төрле сюжетлар уйнады, борчыган нәрсәләрен әйтте.

«Санпросвет» коммуникацион стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында 16–21 сентябрьдә Кулланучылар хокукларын яклау һәм иминлек өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт «Сәламәтлек диктанты» белем бирү акциясе уздыра.

«Спорт һәркем өчен дә» социаль проекты кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының спорт мәйданчыгында «Күңелле бакча» эстафетасы узды. Социаль хезмәтләр алучылар көзге уңышка багышланган кызыклы бәйгеләрдә көч сынаштылар.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында махсус хәрби операция сугышчылары өчен «леший» костюмнары әзерләүгә керештеләр. Социаль хезмәтләр алучылар эшне «Чистай – фронтка!» хәрәкәте волонтерлары һәм интернат-йорт тәрбиячесе Людмила Җамалетдинова җитәкчелегендә башкаралар.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә компьютер грамоталылыгы кабинеты эшли. Биредә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тормышны уңайлырак итә торган заманча технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге ала.

Арча районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең балигъ булмаган балалары өчен, шулай ук «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тернәкләнүчеләр өчен «Гаиләдә хөрмәт» темасына онлайн-дәрес үткәрелде. Дәресне «Ата-аналар җинаятьчелектән, көчләүдән һәм наркотиклардан башка дөнья өчен» профилактика үзәге оештырды.


23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге волонтерлар әзерләү белән шөгыльләнүче һәм МХО зонасына гуманитар ярдәм китерүне оештыручы «Дулкын-16» иҗтимагый оешмасының вәкилен кабул итте.

Россиядә Гаилә елы кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Гаилә очрашулары» социаль практикасын гамәлгә ашыралар. Җаваплы ата-аналыкны үстерүгә, гаилә мөнәсәбәтләренең культура дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән төрле гаилә чаралары шулай ук паркларда, скверларда, торак йортларның ишегалларында һәм яшүсмерләр клублары янындагы территорияләрдә үткәрелә.

Россиянең төрле почмакларыннан чын ир-атлар махсус хәрби операциядә катнаша һәм үз туганнарының һәм Ватанының тынычлыгын саклый. Аларның берсе – Илья Ш.

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы «Көз буяулары» хәйрия чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International