Минзәлә укучылары белән профилактик дәрес үткәрелде

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү буенча «Заманнарның тере элемтәсе» эш программасын гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече мәктәп укучылары белән «Террорчылык – безнең көннәрдә куркыныч» дигән әңгәмә-инструктаж үткәрде.

Балаларга хәзерге җәмгыятьтә экстремизм күренешләре турында сөйләделәр, Бесланда булган коточкыч фаҗига турында искә төшерделәр. Чарада катнашучылар иң масштаблы терактларны искә төшерделәр.

Дәрес видеороликлар карау белән үрелеп барды. Барлык балаларга террорчылык куркынычы очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган белешмәләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International