ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Спас районындагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта социаль хезмәтләр алучы сигез кеше МХО сугышчылары өчен саклагыч әйберләр әзерләүче шәһәр ветераннар оешмасы активистларына кушылды.

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт һәм мәшгульлек. Заманча шартларда трансформация» темасына коллегия утырышы узды.

Патриотик аң дәрәҗәсен күтәрү, социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаганнарның иҗади сәләтләрен үстерү, туган як турындагы белемнәрне системалаштыру максатларында Министрлык «Минем Ватаным – Татарстан» дигән балалар рәсемнәре конкурсы үткәрә.

20–21 сентябрьдә Самара өлкәсенең Усть-Кинельский бистәсендә «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы тарихында беренче тапкыр сыр ясаучылар ярышы узачак.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Людмила Хазова белән очрашу булды.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә өлкәннәр һәм инвалидлар, социаль хезмәтләр алудан тыш, үзләрендә яңа сәләтләр дә ачалар. Шундый кешеләрнең берсе – 76 яшьлек Надежда Семашкина, пенсионер һәм хезмәт ветераны.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «ГТО – сәламәтлеккә һәм озын гомерлелеккә юл» дигән мәгълүмати-пропаганда әңгәмәсе узды. Тематик әңгәмәне спорт мәктәбенең спорт буенча инструкторы Яна Майборода үткәрде.

Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ел саен балалар арасында шашка буенча ярышлар уза. Быел «Шашка дөньясы» турнирын Рус шашкасы буенча дөнья чемпионатына ярдәм итү максатыннан уздырдылар. Ярышларда балалар һәм аларның ата-аналары катнашты.

Бөгелмәдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Интернетның куркынычлары һәм мөмкинлекләре» дигән профилактик чара уздырдылар.

17 сентябрьдә Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Портаж» технологиясе кысаларында үсешләрендә авыр һәм күптөрле тайпылышлары булган балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү» темасына стажировка мәйданчыгы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International