Гаилә – иң зур байлык: Азнакайдан өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә тарихы

2024 елның 20 сентябре, җомга

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Азнакай районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проектын актив гамәлгә ашыра. Сынау проектында катнашу дәверендә муниципаль район территориясендә биш гаилә төзелгән.

Проект азнакайлыларга нык, тулы, күп буынлы гаилә кору мөмкинлеге бирде. Фирдәвес белән Наилә Йосыпова гаиләләренә ялгыз Миңнира Дәүләтбаеваны алганнар. 83 яшьлек би яши торган иркен бүлмә ямьгә, ә бөтен йорт ялгыз өлкән кешегә карата җылылык һәм кайгырту белән тулы.

Миңнира Дәүләтбаеваның яраткан оныклары һәм шаян оныкчыгы Мәрьям бар. Кыз әбисенең көндәлек тормышын матурлый белә. Алар бергәләп борынгы татар балалар җырларын, шаян әйтемнәрне өйрәнәләр.

Миңнира Дәүләтбаева гаиләдә акыллы киңәшләре белән карар кабул итәргә булыша. Ул шулай үзенең кирәклеген тоя, үзе исә догалары һәм яхшы сүзләре белән өйдәгеләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International