Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы «Көз буяулары» хәйрия чарасы узды.
Яр Чаллы шәһәренең «Нур» үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Алина Хәйруллина һәм Менделеевскиның «Патриот» яшьләр үзәге директоры Антон Капитов граффити буенча мастер-класс үткәрделәр. Казанның «TFI» бию мәктәбе укытучысы Эмиль Клеймах балалар өчен бию ярышлары оештырды.
Яр Чаллыдан «ИскусствоЕдения» кейтерингының шеф-повары Михаил Карташев катнашучыларны җиләк-шоколад десертлары әзерләү сәнгатенә өйрәтте.
Үзәктә тәрбияләнүчеләр кунакларга театральләштерелгән тамаша бүләк иттеләр. Барлык катнашучылар да «Балалар дөньясы» сәүдә үзәгеннән призлар һәм бүләкләр алды.