«Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр маскировка костюмнары ясый башлады

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында махсус хәрби операция сугышчылары өчен «леший» костюмнары әзерләүгә керештеләр. Социаль хезмәтләр алучылар эшне «Чистай – фронтка!» хәрәкәте волонтерлары һәм интернат-йорт тәрбиячесе Людмила Җамалетдинова җитәкчелегендә башкаралар.

«Леший» костюмы джут җепләре үрелгән вак ячейкалы челтәрдән ясалган озын япмадан гыйбарәт. Мондый маскировка костюмы снайпер яки разведчикны дошманга күренми торган итә.

Җитештерү техникасы катлаулы, ләкин интернат-йорт карамагындагылар якташлары Россия чикләрен яклаганда, мөмкин булмаган бернәрсә дә юк, ди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International