«Кояшлы» тернәкләндерү үзәге хезмәткәре яралы сугышчыларга ярдәм итәргә китте

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге волонтерлар әзерләү белән шөгыльләнүче һәм МХО зонасына гуманитар ярдәм китерүне оештыручы «Дулкын-16» иҗтимагый оешмасының вәкилен кабул итте.

Волонтерлар белән бергә Донецк Халык Республикасына гуманитар йөкне озата барырга үзәк хезмәткәре, физкультура укытучысы Юлия Лебедева китте. Алар үзләре белән шәхси гигиена әйбрләре, балалар рәсемнәре һәм иң җылы һәм ихлас теләкләр язылган хатлар алдылар. Волонтерлар юлда тамак ялгап алсын өчен, тернәкләндерү үзәге коллективы кайнар камыр ризыклары әзерләгән иде.

Килүгә гуманитар йөк сугышчыларга китереләчәк. Юлия Лебедева бу вакытта Донецкның хәрби госпиталендә булачак һәм яраланган солдатларга ярдәм күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International