«Ветеран» үзәгендә тернәкләнүчеләр компьютер грамоталылыгын үзләштерәләр

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә компьютер грамоталылыгы кабинеты эшли. Биредә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тормышны уңайлырак итә торган заманча технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге ала. Укыту һәркемнең индивидуаль ихтыяҗларын исәпкә алган махсус эшләнгән программа буенча уза. Укыту курсы инвалид кешеләрне заманча смартфоннарны, төймәле телефоннарны һәм Интернетны көндәлек тормышта актив кулланырга өйрәтүгә юнәлдерелгән.

Укулар узганда, социаль хезмәтләр алучылар үз мөмкинлекләрен киңәйтәләр, җәмгыятьнең мөстәкыйль һәм актив әгъзаларына әвереләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International