Россиядә Гаилә елы кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Гаилә очрашулары» социаль практикасын гамәлгә ашыралар. Җаваплы ата-аналыкны үстерүгә, гаилә мөнәсәбәтләренең культура дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән төрле гаилә чаралары шулай ук паркларда, скверларда, торак йортларның ишегалларында һәм яшүсмерләр клублары янындагы территорияләрдә үткәрелә.
Шулай итеп, яшь социаль хезмәт алучылар социаль педагог җитәкчелегендә яшел мәйданчыкта ишегалды уеннары атмосферасына чумган арада, бүлекчә психологы «Әниләр өчен илһам» интерактив тренинг дәресе үткәрде. Көзге чәчәк бәйләмнәре ясау буенча мастер-класста катнашу әниләргә аеруча ошады. «Арена» яшүсмерләр клубының гамәли иҗат педагогы белән берлектә хатын-кызлар чәчәк сайлап алу һәм композиция ясау техникасын үзләштерделәр.
Тренинг гаилә кыйммәтләренең ролен аңлауга, шәхси ресурсларны ачыклауга ярдәм итте, бу киләчәктә гаиләдә өстенлекләрне дөрес урнаштырырга ярдәм итәчәк.