Өлкәннәр ункөнлеге көннәрендә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бай программа әзерләнде. Барысы да интернат ансамбленең район бәйрәмендә чыгышы белән башланып китте. Бу коллективның тамашачылар алдында инде өченче зур чыгышы.
Россиядә Гаилә елы кысаларында Арча районындагы «Шәфкать үзәге» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ай саен кызыклы дәресләр, гадәти булмаган чаралар һәм җылы очрашулар үткәрә.
Мамадыш районында «Игелек кәрзине» хәйрия акциясен үткәрү күркәм традиция булып тора. Акция Халыкара өлкәннәр көне кысаларында узган район авыл хуҗалыгы ярминкәсе вакытында уза.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Шәп әби – 2024» конкурс программасы уздырдылар.
Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен стажировка мәйданчыгы узды. Чараның темасы – «Үз-үзең булып калу: мөстәкыйль тормышка кайту мөмкинлеге буларак җәрәхәтләрдән һәм авырулардан соң өлкән яшьтәге кешеләрне комплекслы тернәкләндерүне оештыру».
Казанның Авиатөзелеш районындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «#МЫВМЕСТЕ. СВОим» акциясендә катнаштылар. Бөтенроссия акциясе махсус хәрби операция кысаларында бурычларны үтәүче хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыюга юнәлдерелгән.
Арча районында «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында 26 сентябрьдә стажировка мәйданчыгы үз эшен дәвам итте.
Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова мәгълүмат сәгате үткәрде. Халыкара саңгыраулар көненә багышланган чарада балигъ булмаган балалар катнашты.
«Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен район үзәк хастаханәсенә экскурсия уздырдылар. Балаларны педиатр һөнәре белән таныштырдылар.
«Бәйләүче җеп» агарту программасы һәм Россиядә Гаилә елы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гаилә кыйммәте» дигән темага дәрес үткәрелде. Чара Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте базасында узды. Дәрестә 22 студент катнашты.