Югары Ослан интернат-йортында өлкәннәр декадасы бара

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге көннәрендә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бай программа әзерләнде. Барысы да интернат ансамбленең район бәйрәмендә чыгышы белән башланып китте. Бу коллективның тамашачылар алдында инде өченче зур чыгышы.

Икенче көнне иртән үк интернат-йортта кунаклар кабул иттеләр. Концерт белән җирле сәнгать мәктәбе укытучылары, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Виктор һәм Ольга Киреевлар килде. Аннары учреждение карамагындагыларны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алина Матвеева котлады. Ул «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә дәресләр өчен материаллар тапшырды. Алга таба бәйрәмдә катнашучыларны күңелле конкурслар һәм викториналар көтте.

Ункөнлек көннәрендә өлкәннәргә аерым игътибарны хәйриячеләр һәм волонтерлар күрсәтә. Казан мәктәп-лицее укучылары һәр яшәүчегә үз куллары белән открытка ясаганнар, гигиена һәм юу чаралары тапшырдылар. Учреждениенең күптәнге социаль партнерлары – «Казан әниләре» хәйрия фонды хезмәткәрләре – барлык яшәүчеләргә шәхси бүләкләр әзерләгәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International