«Бәйләүче җеп» агарту программасы һәм Россиядә Гаилә елы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гаилә кыйммәте» дигән темага дәрес үткәрелде. Чара Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте базасында узды. Дәрестә 22 студент катнашты.
Катнашучыларга ышанычлы атмосфера тудырырга, гаилә атмосферасы, гаилә кыйммәте, күңел җылысы, туганлык хисе кебек төшенчәләрне аңларга ярдәм иткән берничә күнегү һәм уен тәкъдим иттеләр.
Катнашучылар үзләре билгеләп үткәнчә, мондый чаралар гаилә кыйммәтләрен формалаштыру һәм ныгыту өчен уңайлы мохит тудырырга ярдәм итә.