Россиядә Гаилә елы кысаларында Арча районындагы «Шәфкать үзәге» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ай саен кызыклы дәресләр, гадәти булмаган чаралар һәм җылы очрашулар үткәрә.
Социаль хезмәтләр алучыларның мавыгуларының берсе – гаилә сурәтләре өчен фоторамка ясау. Мондый эшне өйдә, якыннарың белән бергә җиңел башкарып була.
Балигъ булмаганнар белән бергә гаилә фотолары җыйдылар. Аннары балалар фоторамкалар ясадылар. Аларга ярдәмгә көндезге тору бүлеге яшьләре килде.