«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр хастаханәдә экскурсиядә булдылар

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

«Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен район үзәк хастаханәсенә экскурсия уздырдылар. Балаларны педиатр һөнәре белән таныштырдылар.

Табиб Тәнзилә Исламгәрәева балаларга үзенең катлаулы һәм кызыклы эше турында сөйләде. Шулай ук ул балалар үтәргә тиешле шәхси гигиена кагыйдәләрен искә төшерде. Приютта тәрбияләнүчеләрнең температурасын, буен һәм авырлыгын үлчәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International