Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернет-йортында яшәүче Людмила Белоусова ил өчен катлаулы чорда үзен чын патриот итеп күрсәтте. Ул алгы сызыкка җибәрер өчен 10 пар җылы йон әйберләр тапшырды. Аларны ул ике атна эчендә бәйләде.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр декадасында кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәсен оештыру күркәм традициягә әверелде.
3 октябрьдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Дулкын-16» иҗтимагый оешмасы вәкилен һәм үзәк хезмәткәрен каршы алдылар, аларны әле күптән түгел генә махсус хәрби операция уздыру зонасына озатканнар иде. Хезмәткәрләр, ата-аналар һәм балалар дулкынланып һәм өмет белән аларның кайтуын көттеләр.
Казанда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы чакыруы буенча «ГАГАРА» АКБО директоры Татьяна Синицына «МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм» темасына семинар-практикум уздырды.
3 октябрьдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубы очрашулары кысаларында психолог ата-аналар өчен мавыктыргыч мастер-класс үткәрде. Өй шартларында арт-терапия куллану турында сөйләштеләр.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
1 сентябрь–13 декабрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университеты «Дөньяны бергә буярбыз!» конкурсы уздыра. Конкурста аутистик спектр тайпылышлары һәм башка менталь тайпылышлары булган балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.
Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ленар Шакиров, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Лилия Вәлиева социаль хезмәтләр алучы, тыл хезмәтчәне Полинария Лаврентьеваны котладылар.
Өлкәннәр декадасы Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларга Черемухов урта мәктәбе балалары ясаган котлау открыткалары тапшыру белән башланып китте.
Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләти балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән берлектә өлкәннәр өчен котлау открыткалары әзерләү буенча чара үткәрделәр.