Арча районында «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында 26 сентябрьдә стажировка мәйданчыгы үз эшен дәвам итте. Стажировка мәйданчыгы эшендә Казаннан, Балтач һәм Арча муниципаль районнарыннан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре катнашты.
Үзәк хезмәткәрләре семинар кунаклары белән эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, балалар һәм өлкәннәр өчен Бильгоу методикасын куллану буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Чара ахырында катнашучылар йомгаклау аттестациясен үттеләр, сертификатлар алдылар.
Мондый чаралар учреждениеләр тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту өчен эшкә яңа ысуллар кертергә мөмкинлек бирә.