«Кайгырту» үзәгендә стажировка мәйданчыгында очрашу уздырдылар

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен стажировка мәйданчыгы узды. Чараның темасы – «Үз-үзең булып калу: мөстәкыйль тормышка кайту мөмкинлеге буларак җәрәхәтләрдән һәм авырулардан соң өлкән яшьтәге кешеләрне комплекслы тернәкләндерүне оештыру».

Чарада катнашучылар өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инсульт кичергән инвалидларны карауны оештыруның үзенчәлекләре белән таныштылар, практик эшләрдә катнаштылар. Стажировка көне тәмамланганнан соң катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International