«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә шәп әби сайладылар

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Шәп әби – 2024» конкурс программасы уздырдылар. Тернәкләндерү курсын үтүче балаларның иң актив әбиләре төрле бәйгеләрдә катнаштылар һәм халык зирәклекләрен, рус халык әкиятләрен белүдә ярыштылар, пилмән ясадылар, газета һәм кер каптыргычлардан оныклары өчен әкият геройлары костюмнары ясадылар, бишек җырлары җырладылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр катнашучыга «Шәп әби – 2024» исеме бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International