Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ленар Шакиров, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Лилия Вәлиева социаль хезмәтләр алучы, тыл хезмәтчәне Полинария Лаврентьеваны котладылар.
Полинария Лаврентьева шәһәрне төзекләндерүгә һәм үстерүгә күп еллар багышлаган. Кызганычка каршы, ире белән улы инде үлгән, ә кызлары, оныклары шәһәрдә яшиләр һәм әбиләренә кунакка киләләр.
Полинария Лаврентьевага рәхмәт сүзләре һәм нык сәламәтлек, җылылык, якыннарының игътибарын һәм кайгыртуын теләп, аккош мамыгыннан юрган һәм чәчәкләр тапшырдылар.