«Дөньяны бергә буярбыз!» конкурсына гаризалар кабул ителә

2024 елның 4 октябре, җомга

1 сентябрь–13 декабрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университеты «Дөньяны бергә буярбыз!» конкурсы уздыра. Конкурста аутистик спектр тайпылышлары һәм башка менталь тайпылышлары булган балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.

Катнашучыларның гаризалары һәм конкурс эшләре 2024 елның 1 сентябреннән 20 октябренә кадәр кабул ителә.

Катнашуга теркәлү түбәндәге сылтама буенча: https://forms.yandex.ru/u/668d3cb6c417f38bf15c12b3. Барлык катнашучылар да электрон диплом алачак.

Конкурс турында нигезләмә >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International