«Юлдаш» интернат-йортында яшәүче әби сугышчыларга йон оекбаш бәйли

2024 елның 4 октябре, җомга

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернет-йортында яшәүче Людмила Белоусова ил өчен катлаулы чорда үзен чын патриот итеп күрсәтте. Ул алгы сызыкка җибәрер өчен 10 пар җылы йон әйберләр тапшырды. Аларны ул ике атна эчендә бәйләде.

«Ничектер ир-егетләребезгә ярдәм итәргә, өй җылысын бүләк итәргә теләдем. Безнең әбиләр аяклар һәрвакыт җылыда булырга тиеш, ди иде. Йон оекбашлар салкын көннәрдә бик әйбәт җылытачак», – дип уртаклаша Людмила Белоусова.

Хатын-кыз медиклар өчен социаль хезмәтләр алучы хатын-кыз кечерәк оекбашлар бәйләгән.

Әзер йон эшләнмәләрне интернат-йорт хезмәткәрләре «Мебель фабрикасы» микрорайонының территориаль иҗтимагый советына тапшырдылар, анда махсус хәрби операция башланганнан бирле «Чистай – фронтка» хәрәкәте волонтерлары фидакарь хезмәт куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International