«Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләрнең иҗади эшләрен күргәзмәгә тупладылар

2024 елның 4 октябре, җомга

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр декадасында кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәсен оештыру күркәм традициягә әверелде.

Белгечләр Людмила Җамалетдинова һәм Ирина Баранова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар ел буе остаханәләрдә иҗат белән шөгыльләнделәр.

Күргәзмәдә төрле техникада, төрле материалдан ясалган эшләр тәкъдим ителгән. Алар барысы да бик матур һәм үзләренең оригинальлеге белән гаҗәпләндерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International