Казанның тернәкләндерү үзәгендә МХО зонасыннан кайткан волонтерларны каршы алдылар

2024 елның 4 октябре, җомга

3 октябрьдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Дулкын-16» иҗтимагый оешмасы вәкилен һәм үзәк хезмәткәрен каршы алдылар, аларны әле күптән түгел генә махсус хәрби операция уздыру зонасына озатканнар иде. Хезмәткәрләр, ата-аналар һәм балалар дулкынланып һәм өмет белән аларның кайтуын көттеләр.

Волонтерлар гуманитар йөкне уңышлы җиткерделәр, балалар язган хатларны тапшырдылар, хәрби госпитальгә бардылар, анда яралы солдатларга ярдәм күрсәттеләр.

Сугышчылар, үз чиратында, тернәкләндерү үзәге музее өчен махсус хәрби операция зонасында җыелган истәлекле артефактларны тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International