Өлкәннәр декадасы Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларга Черемухов урта мәктәбе балалары ясаган котлау открыткалары тапшыру белән башланып китте.
Шулай ук интернат-йортта яшәүчеләрне «Теремок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр котлады – балалар концерт әзерләделәр. Яңа Чишмә урта мәктәбе укучылары «Яхшылык бүләк ит» акциясе үткәрделәр. Интернат-йортка шулай ук Яңа Чишмә гимназиясе укучылары да килде. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре иҗади мастер-класс үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Надежда Попкова, ветеринария берләшмәсе башлыгы Андрей Никитин интернат-йортта яшәүче өлкәннәрне котладылар. Бәйрәм рухы тудыру өчен район мәдәният йорты вәкилләре тарафыннан мәдәни программа оештырылды.
Нурлат шәһәренең «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Яңа Чишмә районындагы профилактика бүлеге начальнигы Гелия Кәбирова ЮИД отряды белән өлкәннәрне котладылар һәм юл билгеләрен белү буенча викторина үткәрделәр.