«Кояшлы» тернәкләндерү үзәге психологы ата-аналар өчен мастер-класс үткәрде

2024 елның 4 октябре, җомга

3 октябрьдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубы очрашулары кысаларында психолог ата-аналар өчен мавыктыргыч мастер-класс үткәрде. Өй шартларында арт-терапия куллану турында сөйләштеләр.

Белгеч иҗади методларның балаларга үз хисләрен белдерергә, аларның психологик халәтен яхшыртырга, иҗади сәләтләрен үстерергә ничек ярдәм итә алуын җентекләп сөйләде һәм күрсәтте. Мастер-класста катнашучылар актив рәвештә сораулар бирделәр һәм үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Мондый чаралар ата-аналар һәм педагоглар арасында элемтәне ныгыта, балалар үсеше өчен уңай мохит булдыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International