Педагог-психологларны МХОда катнашучыларга психологик ярдәм күрсәтү принципларына өйрәтәләр

2024 елның 4 октябре, җомга

Казанда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы чакыруы буенча «ГАГАРА» АКБО директоры Татьяна Синицына «МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм» темасына семинар-практикум уздырды.

Семинар педагог-психологларны МХОда катнашучыларга, госпитальләрдә ятучы яралыларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм күрсәтү принциплары белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.

Чарада шулай ук Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Юлия Казакова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International