ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 42 849 вакансия тәкъдим итә.

Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Солдатка ярдәм ит» акциясе узды. Интернат-йортта яшәүчеләр һәм педагогика көллияте студентлары МХО сугышчылары өчен «коры» душ ясарга өйрәнделәр.

Россиядә Гаилә елы һәм Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының «Минем гаилә» программасы кысаларында 2024 елның июленнән Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Чаралар инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең тормыш сыйфатын һәм потенциалын күтәрүгә юнәлдерелгән.

13 ноябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова Россиядә Гаилә елы кысаларында «Безнең балаларыбыз яклауга мохтаҗ» дигән темага түгәрәк өстәл уздырды. Чарада социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияче Ирина Телицына кулдан килгән материалдан җимлекләр ясау буенча экологик мастер-класс үткәрде.

Дәүләт инициативаларына ярдәм итү агентлыгы һәм «Единыйурок.рф» федераль инновацион мәйданчыгы логопедлар һәм дефектологларның педагогик һөнәри осталыгына «Педагогик лига» милли конкурсын үткәрә.

Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече көндезге тору төркеме яшьләре өчен «Солдатка хат» темасына мастер-класс үткәрде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контролендә тоту проектында катнаша.

Илнур А. тумышы белән Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсеннән, аңа нибары 22 яшь. Ул үзенең күпбалалы гаиләсендә иң өлкән бала. Аның әнисе тагын өч улын һәм бер кызын ялгызы тәрбияли. Бер ел элек егет өйләнгән һәм Яр Чаллыга күченгән.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белән берлектә «Гаилә – бәхеткә ачкыч» дигән чара үткәрде. Кадет интернат-мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен оештырылган чара балалар өчен гадәти булмаган шартларда узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International