Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 42 849 вакансия тәкъдим итә. Шулардан:
- 28,2 % сәнәгатьтә (12,1 мең эш урыны);
- 10,4 % сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (4,4 мең эш урыны);
- 6,1 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,6 мең эш урыны);
- 5,8 % транспортта (2,5 мең эш урыны);
- 5,7 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (2,4 мең эш урыны);
- 1,3 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,6 мең эш урыны);
- 0,9 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,4 мең эш урыны);
- 41,6 % – тармак-ара һөнәрләр һәм белгечлекләр (17,8 мең эш урыны).
Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,08 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 3 337 татарстанлы теркәлгән.