ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

12 ноябрьдә Зәй районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Фәннәр иленә сәяхәт» дип аталган чара узды. Дәрес Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында оештырылды.


12
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар өчен «Сабыйлар өчен үз кулларың белән үстерү пособиеләре ясау» темасына мастер-класс узды.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлегенең мөһим этабы булып «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» стационарны алыштыра торган технологиясе кысаларында өй бүлегенең яңа хезмәткәрләрен социаль хезмәт алучыларны тиешенчә карарга өйрәтү тора.

Шушы көннәрдә тыл хезмәтчәне, Чистайның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Юлдаш» интернат-йортында яшәүче Александра Жеребенкова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

11 ноябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Ольга Данеева Халыкара фән һәм тынычлык атналыгы кысаларында дәрес үткәрде. Чара балаларда күзәтүчәнлекне, танып белү кызыксынуын, экспериментлар барышында чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү һәм нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән.

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар мәктәбе кысаларында «Табигый материалдан шәмдәлләр ясау» дигән мастер-класс узды. Педагоглар Зөһрә Ишкиняева һәм Алинә Софронованы үзара хезмәттәшлек итү, бердәмләшү өчен уңайлы изостудиягә әниләрне чакырдылар.

«Буяулар салават күпере» программасы кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова балигъ булмаган балалар өчен «Үтә күренмәле могҗиза» темасына кызыклы төркемле дәрес үткәрде.

«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган социаль хезмәт алучылары өчен «SkillCity күнекмәләр шәһәре белешмә-уен сервисы» Бөтенроссия социаль проекты кысаларында дәрес үткәрелде.

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең өйрүнү фатиры базасында ата-аналар өчен «Өй шартларында хезмәт терапиясе» темасына семинар узды.

«Юлларда куркынычсызлык гаиләдән башлана» акциясе кысаларында «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Яр Чаллы шәһәренең социаль яклау идарәсе һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ белән берлектә инвалид балалар, мөмкинлекләре чикле балалар арасында «Тәмле юл билгесе» республика кулинар онлайн-конкурсы уздырды. Балалар бакчаларыннан, коррекцион мәктәпләрдән һәм тернәкләндерү үзәкләреннән 88 катнашучы ризык әзерләү процессын чагылдырган фотосурәтләр күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International