Илнур А. тумышы белән Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсеннән, аңа нибары 22 яшь. Ул үзенең күпбалалы гаиләсендә иң өлкән бала. Аның әнисе тагын өч улын һәм бер кызын ялгызы тәрбияли. Бер ел элек егет өйләнгән һәм Яр Чаллыга күченгән.
2024 елның гыйнварында Илнур үзенең балачак дуслары белән үз теләге белән МХОга киткән. Илнур десант-штурм гаскәренә эләгә. Запорожье өлкәсендә, Работино авылы янында, егет, иптәшләрен коткарганда, каты яралана. Хәзер ул госпитальдә дәвалана.
Яшәү өчен куркыныч булган экстремаль шартларда кешеләрне коткарган өчен егет «Һәлак булганнарны коткарган өчен» медале белән бүләкләнгән. Шулай ук Илнур А. сугыш хәрәкәтләре ветераны статусына ия.
Илнур – чын герой, үсеп килүче буын өчен үрнәк.