Дәүләт инициативаларына ярдәм итү агентлыгы һәм «Единыйурок.рф» федераль инновацион мәйданчыгы логопедлар һәм дефектологларның педагогик һөнәри осталыгына «Педагогик лига» милли конкурсын үткәрә.
Конкурста мәктәпкәчә, гомуми, урта һөнәри һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче педагогик хезмәткәрләр катнаша ала.
Конкурс ике этапта уза, алар барышында барлык катнашучыларга 20 теоретик һәм практик сорауга җавап бирергә кирәк. Беренче этапны уңышлы узганда катнашучы призер, ә икенче этапны – җиңүче һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Федераль инновацион мәйданчыгы эксперты булып таныла.
Чара дистанцион форматта уздырыла, бу аны барлык субъектлардан килгән мәгариф хезмәткәрләре өчен үтемле итә.
Конкурс барлык теләүчеләр өчен түләүсез, нәтиҗәләр буенча электрон дипломнар бирелә.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Федераль инновацион мәйданчыкларының рәсми сайты: http://fip.ru.net/tpost/zles3o7v01-startuet-konkurs-pedagogicheskaya-liga-m.