Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Солдатка ярдәм ит» акциясе узды. Интернат-йортта яшәүчеләр һәм педагогика көллияте студентлары МХО сугышчылары өчен «коры» душ ясарга өйрәнделәр.
Волонтер Людмила Куринная, «Умырзая» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Алена Макарова һәм тәрбияләнүчеләр армия өчен «коры» душ ясау технологиясе белән уртаклашты. Мастер-класста 400 җыелма ясалды, алар якын арада махсус операциядә катнашучыларга җибәреләчәк.
«Коры» душ – кыр шартларында гигиена чарасы, аның ярдәмендә 20-50 миллилитр су булса да юынырга мөмкин.
Волонтерлар шунда ук акциягә кушылдылар һәм шатланып эшкә керештеләр. Зур булмаган дорнит кисәгенә катнашучылар дүрт миллилитр махсус сыеклык салдылар, аннары аларны герметик пакетка төрделәр, җыелмага бер тапкыр кулланыла торган сөлге өстәделәр. Һәр пакетка душны куллану буенча инструкция дә салдылар.
Мастер-класс җылы һәм дустанә атмосферада узды.