«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белән берлектә «Гаилә – бәхеткә ачкыч» дигән чара үткәрде. Кадет интернат-мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен оештырылган чара балалар өчен гадәти булмаган шартларда узды.
Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе экскурсия үткәрде, яшүсмерләрне бүлек эше, гражданлык хәле актларын рәсмиләштерү үзенчәлекләре, РФ Гаилә кодексы нормалары белән таныштырды. Психолог белән бергә яшүсмерләр өчен актуаль темалар буенча фикер алыштылар.
Чара яшьләрне гаилә тормышын фаразларга, үзләрендә моның өчен кирәкле сыйфатлар тәрбияләргә дәртләндерә торган гаилә кыйммәтләре турында уңай күзаллаулар формалаштыруга юнәлдерелгән.