Россиядә Гаилә елы һәм Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының «Минем гаилә» программасы кысаларында 2024 елның июленнән Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Чаралар инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең тормыш сыйфатын һәм потенциалын күтәрүгә юнәлдерелгән.
Социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре инвалид балаларның ата-аналары өчен өйдә индивидуаль дәресләр һәм читтән торып консультацияләр оештыралар. Өйгә барулар барышында гаиләләрне баланы тәрбияләү, үстерү һәм карау күнекмәләренә өйрәтәләр, ата-аналарга йорт мохитен балалар ихтыяҗларына җайлаштыру, ярдәмче җиһазлар куллану мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәләр.
Шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә ведомствоара багланышлар гамәлгә ашырыла. Инвалид балаларны социальләштерү максатларында өстәмә белем бирү, мәдәният һәм спорт оешмалары белән актив хезмәттәшлек җайга салынган.
Моннан тыш, чаралар комплексы белән социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында техник тернәкләндерү чараларын прокатка алу пунктлары эшләү каралган.
Шулай итеп, программа чаралары кирәкле тернәкләндерү ярдәмен алу мөмкинлекләрен киңәйтүгә, инвалид балаларны өй шартларында тернәкләндерүдә һәм абилитацияләүдә ата-аналарга (законлы вәкилләргә) ярдәм итүгә, аларны мөстәкыйль тормышка әзерләүгә һәм социализацияләүгә ярдәм итә.