Көндезге тору төркемендәге яшьләр солдатларга хатлар язды

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече көндезге тору төркеме яшьләре өчен «Солдатка хат» темасына мастер-класс үткәрде.

Дәрес солдат хатлары тарихы турында сөйләү һәм викторина белән башланды. Аннары социаль хезмәтләр алучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән рәсемнәр ясадылар, аппликацияләр белән конвертларны бизәделәр, хатларны өчпочмак итеп бөкләргә өйрәнделәр. Хатлар хәрби хезмәткәрләргә махсус хәрби операция зонасына җиткереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International