13 ноябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова Россиядә Гаилә елы кысаларында «Безнең балаларыбыз яклауга мохтаҗ» дигән темага түгәрәк өстәл уздырды. Чарада социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Очрашуның максаты – ата-аналарга балалар җәмгыятьтә очрашырга мөмкин булган куркынычлар һәм янаулар турында сөйләү.
Социаль педагог заманча шартларда балаларны яклауның мөһимлеген ассызыклады. Гаиләдә көч куллану, мәгариф учреждениеләрендә буллинг, Интернет һәм социаль челтәрләрнең йогынтысы – катнашучылар балигъ булмаганнарның физик һәм психологик куркынычсызлыгына кагылышлы мөһим аспектлар турында фикер алыштылар. Өлкәннәр балаларда тәнкыйди фикерләү күнекмәләрен формалаштыруның, шулай ук тормышта авырлыклар кичергән балаларга психологик ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген ассызыкладылар.
Соңыннан катнашучыларга балалар тәрбияләү өчен җаваплылык турындагы төп закон актларын һәм Бала хокуклары турындагы конвенциянең төп маддәләрен искә төшерделәр.