ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

2 декабрь көнне Зәй балалар музыка мәктәбендә инвалидлар декадасы ачылды. Чарада «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

Россиядә Гаилә елы кысаларында Казанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан җаваплы ата-аналыкны, гаилә мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән «Бәхетле гаилә әлифбасы» программасы гамәлгә ашырыла.

Халыкара инвалидлар көненә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылар өчен хәйриячедән азык-төлек җыелмалары әзерләде. 

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Игелек көе» бәйрәм концерты булды. Чараны 3 нче балалар музыка мәктәбенең талантлы укучылары һәм укытучылары оештырды.

Түбән Камада чын герой – 2022 елның көзендә үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән Фәнил Корбангалиев яши. Рядовой званиесендә ул штурм отрядларының берсенә керә, Ватан мәнфәгатьләрен яклауның мөһим миссиясен үз өстенә ала.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр түгәрәк өстәл артында махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашуга җыелдылар.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында район мәдәният сарае артистлары оештырган бәйрәм концерты булды. Чара Халыкара инвалидлар көненә багышланган иде.

3 декабрьдә Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңелле һәм мавыктыргыч чара узды. Катнашучылар – «Ансар» хәйрия фонды һәм «Беренчеләр хәрәкәте» бүлеге.

Яшел Үзән районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә компьютер классы ачылды. Бу «Сетевая компания» АҖ филиалы «Приволжские электросети» ярдәме белән мөмкин булды. Компания хезмәткәрләре тарафыннан җиде компьютер алынды, шулай ук Интернет үткәрелде.

Югары Ослан районының «Өмет утравы» комплекслы үзәгендә инвалидлар декадасы #ЮмартСишәмбе хәйрия акциясе белән башланып китте. Учреждение белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр «Яхшылык бүләк ит» акциясе үткәрделәр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International