Югары Ослан районының «Өмет утравы» комплекслы үзәгендә инвалидлар декадасы #ЮмартСишәмбе хәйрия акциясе белән башланып китте. Учреждение белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр «Яхшылык бүләк ит» акциясе үткәрделәр. Аның барышында өйдә социаль хезмәт алучы 56 инвалидка «Моя газета» басмасына язылу бүләк иттеләр.
Социаль хезмәтләр алучылар игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.