Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Бәхетле гаилә әлифбасы» программасы гамәлгә ашырыла

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Россиядә Гаилә елы кысаларында Казанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан җаваплы ата-аналыкны, гаилә мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән «Бәхетле гаилә әлифбасы» программасы гамәлгә ашырыла.

Шушы көннәрдә бүлекчә психологы социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балаларның ата-аналары белән интерактив тренинг дәресе үткәрде. «Мин – ата-ана» дәресенең максаты – балалар һәм ата-аналар арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру мәсьәләләрендә ата-ана компетенциясен күтәрү.

Психолог катнашучыларны яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре, кризисны җиңгән вакытта ата-аналар ярдәме күрсәтү мөмкинлекләре белән таныштырды. Метафорик карталар кулланып, «Хәзерге яшүсмер образы» дигән арт-терапевтик күнегүне башкарып, ата-аналар үз балаларының психологик портретларын төзеделәр, үз-үзләрен тотышларының төп элементларын билгеләделәр, бу аларның көчле һәм йомшак якларын ачыкларга ярдәм итте.

Ата-аналар мондый дәресләрнең кыйммәтен билгеләп үттеләр, чөнки һәр катнашучы яшүсмер белән аралашу хәлен уртаклашырга һәм психологтан һәм төркемнең башка катнашучыларыннан кире элемтә алырга мөмкинлек ала.

Ахырда ата-аналар конфликтсыз мөнәсәбәтләр темасына зур булмаган социаль ролик карадылар, ә психолог яшүсмерләр белән мөнәсәбәтләрдә ышаныч дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән өй эшен тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International