«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә компьютер классы ачылды

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Яшел Үзән районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә компьютер классы ачылды. Бу «Сетевая компания» АҖ филиалы «Приволжские электросети» ярдәме белән мөмкин булды. Компания хезмәткәрләре тарафыннан җиде компьютер алынды, шулай ук Интернет үткәрелде.

Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Приволжские электросети» башлыгы Әнвәр Әхмәтҗанов, социаль яклау бүлеге башлыгы Регина Абдуллина катнашты.

Яшел Үзән районы башлыгы балаларга бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International