2 декабрь көнне Зәй балалар музыка мәктәбендә инвалидлар декадасы ачылды. Чарада «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тәрбияләнүчеләр катнашты.
Бу көн шатлык, үзара аңлашу һәм иҗади илһам атмосферасы белән тулы иде. Чара тантаналы өлештән башланды, анда Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүгә һәм интеграцияләүгә юнәлдерелгән мондый чараларны уздыруның әһәмиятен ассызыклады.
Социаль хезмәтләр алучылар Дмитрий һәм Данил Лигостаевлар актив гражданлык позицияләре һәм патриотлык, маскировка челтәрләре ясауда ярдәм итүләре өчен район башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук Зәй шәһәре ветераннар Советы рәисе Алексей Алексеев һәм «Пульс» «көмеш» яшьтәге волонтерлар отряды коллективы да рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
«Шатлык» социаль ярдәм үзәгендә үзенчәлекле балаларның ике әнисенә тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтүгә хәйрия сертификатлары тапшырылды.
Рәсми өлештән соң музыка мәктәбе педагоглары, «Дружная семейка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм 9 нчы мәктәп укучылары тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен әзерләнгән концерт программасы башланды. Балалар үзләренең сәләтләрен һәм музыкага булган мәхәббәтләрен күрсәттеләр.