«Опека»үзәгендә инвалидлар декадасы ничек уза

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

3 декабрьдә Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңелле һәм мавыктыргыч чара узды. Катнашучылар – «Ансар» хәйрия фонды һәм «Беренчеләр хәрәкәте» бүлеге.

Кунаклар өчен мастер-класслар белән аерым секцияләр һәм тәмле сый белән өстәлләр әзер иде. Моннан тыш, Даун синдромы белән авыручы балаларның әниләренә аерым игътибар бирелде. Алар өчен макияж һәм косметика сайлау буенча мастер-класс оештырылды.

Чараны уздыруда «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасы волонтерлары зур ярдәм күрсәтте.

Ахырда кунакларга тәмле ризыклар тәкъдим ителде, шулай ук бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

4 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Милли мәдәният үзәге катнашында «Радужка» спектакле күрсәтелде. Чара кешеләрнең бердәм тырышлыгы һәм игелекле йөрәкләре башкаларның тормышына шатлык һәм елмаю китерә алуының ачык мисалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International