ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Нуриса Гыйльметянова һәм хезмәт буенча инструктор Галия Петрова көндезге тору бүлекчәсенең социаль хезмәт алучылары өчен «Актай» ат спорты мәктәбенә мавыктыргыч экскурсия оештырдылар.


3
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Хәйриячеләр Тукай районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучыларына даими рәвештә ярдәм күрсәтәләр. Социаль әһәмиятле даталар кысаларында азык-төлек җыелмаларын китерү оештырыла.

«Третье Нижнекамское монтажное управление» АҖ 176 хезмәткәргә 27 779, 270 мең сум түләгән.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә Буа муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин килде.

Социаль учреждениеләр бухгалтерларының һәм баш бухгалтерларының һөнәри компетенцияләрен камилләштерү максатында 27–29 ноябрьдә «Дәүләт оешмаларында бухгалтерлык исәбен үзгәртү – 2024» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.

3 декабрьдә Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Россиядә Гаилә елы уңаеннан Яңа ел уенчыклары ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс булды. Бу вакыйга социаль хезмәт алучылар өчен чын бәйрәмгә әверелде.

Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте Халыкара инвалидлар көненә багышланган махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсенә чакыра.

3 декабрьдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында «Әни балалары» мәдәни-спорт бәйрәме узды.

Татарстанда хезмәт яшендәге инвалидларның мәшгульлек дәрәҗәсе аларның төбәктәге гомуми санының 32% тәшкил итә. Россия буенча бу күрсәткеч 28 %. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне торгызу (нормальләштерү) өчен шартлар тудыру, шулай ук Министрлык карамагындагы стационар типтагы учреждениеләрдә яшәүче балаларны гаиләгә кайтаруга әзерләү максатларында 2024 елның 1 августыннан 2025 елның 31 маена кадәр балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда «Гаилә кунак бүлмәсе» проекты гамәлгә ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International