«Кояшкай» үзәге тернәкләнүчеләре махсус операциядә катнашучы белән очрашты

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр түгәрәк өстәл артында махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашуга җыелдылар.

«Мичман» кушаматлы сугышчы сапер булып хезмәт итә. Ул үзенең хезмәте турында сөйләде, сугышчыларның балалардан хат һәм посылкалар алганда кичергән хис-кичерешләре белән уртаклашты. Балалар кызыксындырган сораулар бирделәр һәм бераз оялдылар, алар алдында чын герой – Ватанны саклаучы бит.

Дулкынландыргыч аралашу ахырында балалар сугышчыга һәм аның иптәшләренә үзәк хезмәткәрләре һәм балалар кулы белән ясалган уенчыклар – Чебурашка талисманнарын тапшырдылар. МХО катнашучысы балаларга татлы бүләкләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International