Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә игътибар һәм кайгырту – безнең уртак бурычыбыз. Теләсә нинди ярдәм – матди, психологик, юридик – бик мөһим һәм кирәк.
Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мобилизацияләнгән гражданнарның гаилә әгъзаларына ярдәм итү эше даими алып барыла. Көчле кар явулар үзәк карамагындагылар өчен авыр сынау булды. Яше аркасында күп кенә кешеләр кар көртләрен чистарта алмыйлар. Белгечләр социаль хезмәткәрләр белән берлектә «Чиста ишегалды» акциясен оештырды. Алар юлларны, түбәләрне кардан чистарттылар, ярдәмче корылмаларга керү юлларын ачтылар.
Шәхси йортларда яшәүче МХО катнашучыларының әти-әниләренә мондый ярдәм бик вакытлы булды. Хәрбиләрнең әниләре «Гармония» комплекслы үзәгенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.