Яшь минзәләлеләр белән профилактик әңгәмә үткәрелде

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

Игътибарны уяулык күрсәтү зарурлыгына юнәлтү, толерантлык һәм патриотизм формалаштыру максатында Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Экстремизм һәм террорчылык – хәзерге дөнья проблемалары» дигән әңгәмә үткәрделәр.

Балаларга террорчылыкның барлык күренешләрендә һәм формаларында тынычлыкка һәм иминлеккә иң җитди куркыныч янау булуы турында сөйләделәр. Шулай ук катнашучылар белән берничә ситуацияне карадылар, викторина уздырдылар.

Ахырда һәркем террорчылык акты янаган очракта үз-үзен тотуның төп кагыйдәләре тасвирланган белешмәләр алды. Шулай ук ашыгыч хезмәт телефоннары да кабатланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International