Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында аш-су мәктәбенең чираттагы дәресендә пилмән ясау буенча мастер-класс оештырылды. Чара Студентлар көненә багышланган иде, шуңа күрә монда яшәүчеләр кәбестә эчлеген сайладылар.
Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар үзләре камыр басты, җәйде, кисте, эчлек салды. Интернат-йортта яшәүчеләр пешерергә һәм бигрәк тә камыр белән эшләргә бик яраталар – бу бармаклар өчен менә дигән гимнастика.