Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Владимир Рыжов белән очрашу-әңгәмә узды.
Ветеран балаларга һәм ата-аналарга шул сугыш вакыйгалары турында сөйләде, үзенең Әфганстан альбомы белән таныштырды. Анда сугыш хәрәкәтләре фотосурәтләре, шул чор рәсемнәре һәм шигырьләре тупланган. Шулай ук ул «Батырлык өчен» медале алуы турында сөйләде.
Үзәк китапханәсендә Ватанны саклаучылар елына багышланган «Әфганстан – безнең авырту» китап күргәзмәсе оештырылган. Китапханәгә Владимир Рыжов Советлар Союзы геройлары портретлары төшерелгән «Без – интернационалистлар» открыткалары комплектын бүләк итте.