Татарстанда социаль хезмәт күрсәтү системасының иң яхшы хезмәткәрләрен һәм тәэмин итүчеләрен билгеләү максатларында Министрлык Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабын үткәрә.
Конкурста катнашу өчен документлар 2025 елның 1 апреленә кадәр Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайты аша электрон рәвештә тапшырыла.
Катнашу өчен кирәкле документлар һәм материаллар исемлеге, шулай ук конкурс номинацияләре Нигезләмәдә бирелгән.
Конкурсның республика этабы 2025 елның 1 июненә кадәр уздырыла.
Призерларны бүләкләү 2025 елның II кварталында булачак.
Конкурсны уздыру мәсьәләләре буенча мәгълүматны 8 (843) 598-31-96 телефоны буенча яисә түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт, 205 нче кабинет.